ТР Юстиция министрлыгында вакантлы вазыйфаны биләүгә конкурс
2011 елның 28 гыйнвары, җомга
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратында вакантлы дәүләт граждан хезмәт вазыйфасын биләүгә конкурс узды.
Конкурста түбәндәге вазыйфалар дәгъва ителде:
1. Казан шәһәре Киров районы 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре;
2. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре;
Ике конкурста да биләнүче вакантлы вазыйфага икешәр дәгъва итүче катнашты.
Казан шәһәре Киров районы 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләү конкурсы нәтиҗәсе буенча Фәйзеханова Руфина Әнвәр кызы иң күп конкурс комиссиясе әгъзалары тавышларын җыеп, җиңүче итеп танылды.
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләү конкурсы нәтиҗәсе буенча Бояринцева Светлана Сергеевна җиңде.