“Беренче курслар көне!”

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 27 октябрендә Татарстан  Республикасы юстиция министры  урынбасары Н.В.Рагозина Россия  дәүләт гадел хөкем университетының  Казан филиалының “Ак Барс”  Яшьләр үзәгендә оештырылган  традицион бәйрәмендә катнашты.

Бу студентлар тормышындагы иң беренче бәйрәм һәм бер төркемдә укыячак кешеләр белән танышу өчен менә дигән мөмкинлек. “Яңа өлгергән студентлар” арасына Татарстан Республикасы Югары Суды рәисенең экс-урынбасары, хәзер исә Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы директоры Рамил Шәрифуллин да эләккән. Рамил Әнвәр улын студентлар әлеге постка билгеләнүе белән әнә шундый шаян формада котладылар. 

Беренче курслар анты һәм Беренче курслар җыры исә аеруча дулкынландыргыч мизгел. Алар егет-кызлар өчен тормыштагы яңа баскычны, инде студент булып яши башлауны аңлаталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International