Биектау районында эшлекле очрашу

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 27 октябрендә Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгы  хезмәткәрләре, район һәм Казан  шәһәре муниципаль берәмлеген  межалау чикләрен үзгәртү процедурасын  уздыру мәсьәләләре буенча районның җирле үзидарә органнары һәм Биектау авыл җирлеге вәкилләренә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, Биектау районына чыктылар.

Хокукый актлар проектлары һәм башка материаллар өйрәнелде, процедураны уздыру вакытлары буенча фикер алышынды, тиешле күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International