2016 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе урынбасары А.М.Чашин белән берлектә “Татмедиа” Республика басма һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасының үтәлеше барышына планлы тикшерү уздырдылар.
Тикшерү барышында, аерым алганда, “Татмедиа” Республика басма һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе карамагындагы коррупциягә каршы тору комиссиясе, хезмәткәрләрнең эштә үз-үзләрен тору таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясе эше, “Татмедиа” Республика басма һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының ведомство коррупциягә каршы программасы өйрәнелде, шулай ук норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре, программага кертелгән башка чараларның үтәлеше барышы каралды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтларының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре бүлекләрен урнаштыруга һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләрне раслау турында" 2013 елның 4 апрелендәге 225 номерлы крары нигезендә әлеге караның үтәлешен тикшерүдә тоту Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына йөкләнгән.
Моңа бәйле рәвештә тикшерү барышында “Татмедиа” Республика басма һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының рәсми сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең Бердәй таләпләргә туры килүенә аеруча зур игътибар бирелде.
Тикшерүнең беренче нәтиҗәләре һәм “Татмедиа” Республика басма һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында коррупциягә каршы программа үтәлешен камилләштерү буенча күрсәтмәләр турында агентлык җитәкчесенең беренче урынбасары Әхмәтова Эльвира Фәнис кызы һәм коррупциягә каршы эш өчен җаваплы хезмәткәрләр катнашындагы киңәшмәдә фикер алышынды.