Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышында

2016 елның 28 октябре, җомга

2016 елның 27 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышында катнашты. Утырыш Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы залында Р.А.Шәрифуллин җитәкчелегендә узды.

Утырышта Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары Р.М.Рамазанов, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе урынбасары М.М.Хәйруллин һәм башка чакырылган затлар катнашты.

Утырышта законнарны һәм суд реформасы мәсьәләләрен камилләштерү, шулай ук суд рәисләре, федераль һәм Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары вазыйфаларына куяр өчен кадрлар резервын формалаштыру мәсьәләләре каралды.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Судьялар советы тиешле карар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International