2016 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министрлыгында Ведомствоара координацияләү комитетының хокукый мәсьәләләр буенча Экспертлар советы утырышы булып узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Р.И.Заһидуллин алып барды.
Экспертлар советы утырышында түбәндәге проектлар хупланды:
“Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы закон проекты;
“Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законының 25 статьясына үзгәреш кертү хакында” Татарстан Республикасы закон проекты;
“Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфалары турында” Татарстан Республикасы законының 11 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы закон проекты;
“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 4.5 һәм 28.7 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты;
“Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 23.22 һәм 23.23 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты.