2016 елның 28 октябрендә “Россия дәүләт гадел хөкем университеты” Федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең Казан филиалында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең белем күтәрү курслары узды.
“Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары турында” һәм “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законнары нигезендә җәмәгать судьялары һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өч елга бер тапкыр белем күтәрү курслары узарга тиешләр.
Курсларда җәмәгать судьялары аппаратларының 42 хезмәткәре белемнәрен күтәрде.
Аттестацияне уңышлы узганнан соң аларга кыска вакытлы курсларны тәмамлауларын турында таныклыклар тапшырылды.
Курсларда булучыларга таныклыкларны җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Р.Р.Нәбиуллин һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьев тапшырдылар.