ТР Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары норма чыгару эшчәнлеге тикшерелде

2011 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коллегия утырышы узды, анда республика министрлыклары һәм ведомстволарының юридик хезмәтләре катнашында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары норма чыгару эшчәнлеге мәсьәләсе каралды.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының 2010 елда пландагы һәм планнан тыш закон проектлары белән эшләү нәтиҗәләре хакында фикер алышынды.
Аерым алганда, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты закон проектлары белән эшләү планы нигезендә 2010 елда Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан Министрлар Кабинетына 13 Татарстан Республикасы закон проекты кертү каралган иде. План 100 % үтәлгән, нәтиҗәләре түбәндәгечә: Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан кабул ителгән һәм имзаланган - 9 Татарстан Республикасы Законы; 3 закон проекты Дәүләт Советында; 1 закон проекты буенча – “Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсешен стратегик яктан җайга салу турында” закон проекты буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына әлеге проектны Планнан төшерү турында хат юлланган.
Республика хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан 2010 елда планнан тыш эшчәнлеге актив гамәлләштерелде. Узган ел эчендә Татарстан Республикасы хакимиятенең башкарма органнары тарафыннан Министрлар Кабинетына 59 закон проекты әзерләнеп тапшырылды (2009 елда аларның саны 57 гә генә җиткән иде).
Башкарма хакимият органнары Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән берлектә эшләнә торган норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза буенча сыйфатлы эшчәнлек күрсәттеләр, нәтиҗәдә республикада 2010 елда кабул ителгән норматив хокукый актларда коррупциячел күренешләр саны төште.
Коллегия утырышында чыгыш ясаган Татарстан Республикасы юстиция министры беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының закон проектлары белән эшләү Планын үтәү барышында республика хакимиятенең башкарма органнарының норма чыгару эшчәнлеген тулысынча тасвирлады, Татарстан Республикасы хакимиятенең башкарма органнары эшләп чыгара торган проектлар сыйфатына тискәре йогынты ясый торган аерым җитешсезлекләргә тукталды.
Татарстан Республикасы хакимиятенең башкарма органнары эшләп чыгара торган проектлар сыйфатына тискәре йогынты ясый торган аерым җитешсезлекләргә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы закон проектлары белән эшләү бүлеге башлыгы А.Р.Кәримова җентекләбрәк тукталды.
Министрлык коллегиясендә 2011 елга караган законнар чыгару эшчәнлеге өлкәсендәге хәл итүне көткән мәсьәләләр турында әйтелде. Аерым алганда, 2010 елның 23 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проектлары белән эшләүнең Үрнәк планы Дәүләт Советы тарафыннан нигез итеп алынды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына 2011 елда Дәүәт Советына 12 закон проекты, шул исәптән 4-се – 1 нче кварталда ук, кертелергә тиеш.
2010 елның 27 декабрендә Россия Федерациясе Хакимияте закон проектлары белән 2011 елда эшләү Планы расланган иде. Моңа бәйле рәвештә республиканың кызыксынган министрлыклары һәм ведомстволарына тиешле вакытта әлеге план белән каралган закон проектларын әзерләү процессына кушылырга тәкъдим ителде.
Моннан тыш, закон проектларын Министрлар Кабинетына кертү срокларын саклау өчен башкарма хакимият органнарына закон проектларын үз вакытында, раслану һәм башка процедуралар үткәрүне исәпкә алып, әзерләргә кирәк.
Коллегиядә билгеләнгәнчә, башкарма хакимият органнарына федераль законнарга кертелгән үзгәрешләргә оператив рәвештә игьтибарны тәэмин итәргә кирәк. Шул ук вакытта тиешле республика актлары проектлары дәүләт хакимиятенең барлык кызыксынган органнары фикерләрен исәпкә алып әзерләнергә тиеш. Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының федераль дәрәҗәгә туры китерү максатында проектларны эшләү вакытында сорау тудырган мәсьәләләр буенча башкарма хакимиятнең федераль органнарның территориаль органнары, шулай ук Татарстан Республикасы Прокуратурасы фикерләре белән танышышрга кирәк.
Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының норма чыгару эшчәнлегенең мөһим өлеше булып Россия Федерациясе Федераль Собраниесендәге процедуралар мониторингы булырга тиеш, алар Татарстан Республикасы социаль-икътисади үсеше өчен һәм тиешле федераль инициативаларны гамәлгә кертү өчен кирәк булган республика норматив хокукый актлар проектларын эшләү буенча чарарларны вакытында планлаштыру зур әһәмияткә ия.
Көн тәртибендәге мәсьәлә хакында фикер алышуда Татарстан Республикасы Прокуратурасы, ТР Президенты Аппараты Дәүләт-хокукый идарәсе, ТР Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсе, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, РФ Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы идарәсе вәкилләре катнашты.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International