Вакантлы вазыйфаларны биләү буенча конкурс йомгаклары

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

2016 елның 28 октябрендә Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында вакантлы вазыйфаларын биләү буенча конкурс үткәрелде.

Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларына конкурста 20 кеше катнашты.

Комиссия карары белән конкурс җиңүчеләре дип танылдылар:

Шабанская Ирина Игоревна - Татарстан Республикасы Зеленодольск  суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;

 Заһидуллина Сиринә Рәмзил кызы - Татарстан Республикасы Чаллы суд районы буенча 20 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;

Әхмәрова Лилия Мөдәрис кызы - Татарстан Республикасы Түбән Кама  суд районы буенча 8 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;

Гыймадиева Альбина Рәкыйпь кызы – Казан шәһәре Мәскәү  суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре вазыйфасына;

Галиева Гүзәлия Рашат кызы -  Татарстан Республикасы Балык Бистәсе суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;

Мортазина Алсу Зөлфәрис кызы - 2 разрядлы өлкән белгеч   - Татарстан Республикасы Азнакай суд районы буенча җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;

Бычкова Елена Геннадьевна - 2 разрядлы өлкән белгеч   - Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин,  “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе киңәшчесе  М.Х.Вафин һәм А.Н.Туполев исемендәге  КФТМУ “ЭКОП”МҮ - КАИ доценты  В.А.Гуревич катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International