Яңа закон тарафыннан читтән килгәннәрне массакүләм рәвештә бер фатыйрда теркәү тәҗрибәсе бетереләчәк

2011 елның 1 феврале, сишәмбе
Дәүләт Думасына кешеләрнең үз фатыйрларында унар граждан теркәүдә кесәләрен тутыру тәҗрибәсен бетерергә тәкъдим итә торган закон проекты кертелде.
Торак кодексына һәм башка РФ закон актларына төзәтмәләр кертү инициаторы булып граждан, җинаять, арбитраж, процессуаль закон чыгару Дума комитеты рәисе Павел Крашенинников чыкты. Парламентарий искәртүенчә, “гражданнарның үзләренең торакларыннан тискәре максатларда файдалану фактлары киң танылган”.
 “Сүз иң элек бер фатыйрда яисә бер бүлмәдә унлаган, хәтта йөзләгән граждан теркәлү ситуациясе турында бара”, - дип аңлатты ул журналистларга. “Аңлашыла, мондый теркәлү формаль холыкка ия, әмма теркәлгән гражданнар торак урын адресына килеп тә карамыйлар, хәтта ул торакның кайда урнашуын да белмиләр”, - дип ассызыклады комитет рәисе. “Әлеге “акча эшләү” ысулы кайбер фатыйр хуҗалары өчен бик кызганычсыз түгел, чөнки ул криминаль яисә экстремист элементларны легализацияли”,- дигән фикердә тора ул.
Шуларны истә тотып, “торак җир милкенең, аның гомуми мәйданына бәйле, минималь өлеш күләмен билгеләргә тәкъдим ителә”. Шулай итеп, гомуми мәйданы 30 кв.м. кадәр булган торакның милек өлеше 1/3 азрак булырга тиеш түгел, 30 алып 60 кв.м. – 1/6, 60 алып 120 кв.м. – 1/10. “Әлеге кагыйдәләр 120 кв.м. артык мәйданлы торакларга кагылмый, шулай ук милек өлеше торак җир мираска калу нәтиҗәсендә барлыкка килү керми”, - дип аңалтты депутат.
Моннан тыш, закон проекты белән “торак җирнең милекчесенең нәтиҗәдә җирле үзидарә органы тарафыннан билгеләнгән фатыйрда яшәүче һәр кеше саен каралган нормадан түбән күләмдәге мәйдан туры килгән очракта затларны йортка кертү хокуклары кыскартыла” каралган. “Шулай итеп, һәр кеше саен каралган нормадан түбән күләмдәге мәйдан туры килсә, суд карарыннан тыш чит затларны йртка кертү ярамый, монда торак хуҗасының тормыш иптәше, балалары яисә ата-анасы исәпкә керми”,- дип билгеләде Крашенинников. “Шулай ук, торак милекчесенең гаилә әгъзалары булмаган затларны кертү турындагы тиешле суд карарын тапшыру зарурлыгын билгели торган үзгәрешләр кертелә”, - дип өстәде ул.
“Бездәге күп кенә хәл ителмәгән мәсьәләләр, гадәттә, бик гади әйберләр тәртипкә салынмау аркасында туа, күптән түгел булып узган һәлакәти хәлләр моңа үрнәк,”- дип аңлатты профильле дума комитеты җитәкчесе. Аның фикеренчә, “мондый “өйрәнелмәгән урыннарны” ачыклау белән системалы эшләү зарур”. “Әлеге закон проекты – шул юнәлештәге адымнарның берсе”, - дип тәмамлады Крашенинников.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International