Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашу

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

2016 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина “Россия дәүләт гадел хөкем университеты” Федераль дәүләт югары белем бирү учреждениесенең Казан филиалында узган “Совершенствование средств реализации и применения права: общетеоретические и отраслевые аспекты” IV  Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

Конференцияне, катнашучыларның игътибарын хокукый җайга салуның нәтиҗәле механизмын булдыруның социаль ихтыяҗына һәм хокукны куллану һәм гамәлгә ашыру проблемаларын алга таба өйрәнү мөһимегенә җәлеп итеп, Казан филиалы директоры Р.А.Шәрифуллин ачты.

Катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Югары суды рәисенең гражданнар эшләре буенча урынбасары М.М.Хәйруллин һәм Татарстан Республикасы Югары Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Ш.Ш.Яһудин мөрәҗәгать иттеләр.

Конференциядә Россия, Белоруссия, Әрмәнстаннан һәм башка дәүләтләрдән юридик белем бирү буенча әйдәп баручы югары уку йортлары һәм фәнни -тикшеренү институтлары вәкилләре, судьялар һәм эшчәнлек алып баручы юристлар катнашты.

Пленар утырыштан соң конференция эше секцияләргә бүленеп дәвам итте. Конференциядә докладлар белән 214 катнашучы чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International