2016 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы Р.И.Заһидуллин “Вверх!” республика конкурсы финалисты, К(И)ФУ 4 курс студенткасы Кристина Әбүбәкирова белән очрашты. “Вверх!” республика конкурсы Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, оешмалар һәм предприятиеләр, яшьләр оешмалары һәм учреждениеләр өчен кадрлар резервын формалаштыруга юнәлдерелгән.
Очрашуда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында стажировка узуны оештыру һәм аны узу тәртибе турында фикер алыштылар. К.Әбүбәкирова Министрлык җитәкчелегенә стажировка узу чорында да аның өстендә эшләвен дәвам иттерәчәк проектын презентацияләде һәм Яшьләр хөкүмәтенең 2 елга исәпләнгән эш планы проектын тәкъдим итте.
Очрашу Министрлык белән танышу экскурсиясе белән тәмамланды. Экскурсия барышында К.Әбүбәкирова Министрлык коллективына тәкъдим ителде, дәүләт органы структурасы, аның төп брычлары һәм функцияләре турында мәгълүмат алды. Кристинаның стажировкасы түләүсез юридик ярдәм күрсәтү секторында агымдагы елның 1 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Стажировка узу нәтиҗәләре буенча Конкурс финалистлары арасыннан Татастан Республикасының яшьләр хөкүмәте формалаштырылачак.
Очрашуда шулай ук “Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе” ТИО президенты В.В.Шихобалов, кадрлар бүлеге һәм кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Т.Ю.Латыева, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү секторы мөдире Н.Н.Фәрхуллина катнаштылар.