Совет эшчәнлегенең төп формасы булып утырышлар торалар, әлеге утырышлар кварталга бер тапкырдан да ким уздырылырга тиеш түгел. Совет утырышларында Министрлык вәкилләре катнашырга хокуклы.
Советны оештыру-техник тәэмин ителешен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлеге башкара.