2016 елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясар өчен Балтач муниципаль районына чыкты.
Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне профилактикалау мәсьәләләре буенча эшләр нәтиҗәләре каралган утырышта муниципаль район активы вәкилләре катнашты.
Районга чыгу барышында министр урынбасары гражданнарны кабул итте, аларның юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә килгән зыянны каплау буенча булган мөрәҗәгатьләрен карады, коррупциягә каршы законнарның үтәлешен һәм башкаларны өйрәнде.
Барлык сораулар буенча да тулы җаваплар бирелде, гамәлдәге законнар аңлатылды.
Гражданнарны кабул итү тәмамлангач М.М.Ибәтов Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Н.Н.Сабирҗанов һәм җаваплы хезмәткәрләр белән берлектә муниципаль норма чыгару эшчәнлеге һәм Татарстан Республикасы тарафыннан бирелгән аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре буена эш киңәшмәсе уздырды.