Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов 2016 елның 27-28 октябрь көннәрендә узган “Россия Юстиция министрлыгының мәгълүмати-телекоммуникация тәэмин ителешенең бердәй системасының “Россия Федерациясенең норматив хокукый актлары” системасында федераль регистрлар һәм дәүләт реестрларын алып бару” VII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

Конференция законнарны һәм хокукый мәгълүматлаштыруны җайга салуга, Россия Федерациясе субъектларының норматив хокукый актларының һәм муниципаль норматив хокукый актларның федераль регистрын, муниципаль берәмлекләр һәм Россия Федерациясе муниципаль берәмлекләре уставларының дәүләт реестрын  алып бару, үстерү һәм куллану мәсьәләләренә багышланган иде.

Конференциянең пленар утырышында докладлар белән Россия Юстиция министрлыгы вәкилләре, федераль казначылык, Россия Юстиция министрлыгы карамагындагы ХММҮ ФБУ, Беларусь Республикасының Хокукый мәгълүматлаштыру милли үзәге, Липецк өлкәсе администрациясе хокукый идарәсе вәкилләре чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International