Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухованың бәйрәмнәр белән котлавы

2016 елның 4 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

Бердәмлек һәм ватанпәрвәрлек, теләктәшлек һәм гражданлык активлыгы, конституция нормаларын ихтирам итү – хокукый дәүләтнең һәм җәмгыятьнең үсеш нигезләре. Безнең хәзергебез һәм киләчәгебезнең уңыш нигезе – күпмилләтле халкыбызның бердәмлегендә!

Йортларыбызда тынычлык һәм иминлек хакимлек итсен! Барчагызга, якыннарыгызга һәм туганнарыгызга сәламәтлек, бәхет-шатлыклар һәм уңышлар юлдаш булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International