ТР Юстиция министрлыгында берничә мөһим закон проекты хакында фикер алышынды

2011 елның 4 феврале, җомга
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Экспертлар советы утырышы узды, анда 11 закон проекты каралда, аларның 2-се “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проекты, тәмәке тарту өчен һәм 18 яшен тутырмаганнарга тәмәке сату өчен административ җаваплылыкны көчәйтү, һәм сыра, аның нигезендә эшләнгән спиртлы эчемлекләрдән файдалану һәм аларның әйләнеше белән бәйле хокук бозулар өчен административ җаваплылыкны билгеләү.
Иң әһәмиятле Татарстан Республикасы закон проектларыннан берсе - “Татарстан Республикасының дәүләт-шәхси партнерлыкта катнашуы турында”. Шулай итеп, бүгенге көндә консолидацияләнгән бюджетның керемле өлешен кыскарту Россия Федерациясе субъектларында, шул исәптән Татарстан Республикасында инвестиция мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән акчаларның күләме кыскаруына китерде.
Әлеге бюджет тыюлар шартларында бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итеп, шул ук вакытта керемнәрнең үсү процессларын активлаштыру һәм бюджет чыгымнарын экономияләп, проектларны финанслауны тәэмин итәргә тиешле дәүләт-шәхси партнерлык механизмнары аеруча мөһим әһәмияткә ия.
Закон проекты нигезендә дәүләт-шәхси партнерлык төшенчәсе тотрыкландырыла, Татарстан Республикасының дәүләт-шәхси партнерлыкларында катнашу максатлары, Татарстан Республикасында дәүләт-шәхси партнерлыкны гамәлгә кертү принциплары һәм формасы билгеләнә, бу хәл киләчәктә Татарстан Республикасының инвестицияләр җәлеп итү сәләтен күтәрүгә, аның икътисадының үсешенә китерәчәк.
Моннан тыш, Татарстан Республикасында дәүләт-шәхси партнерлыкның гамәлгә кертелүе турындагы мәгълүматның ачыклыгын тәэмин итү максатларында закон проекты белән дәүләт-шәхси партнерлык турында килешүләр реестрын алып бару һәм теркәлгән дәүләт-шәхси партнерлык турында килешүләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәсми сайтында ел саен урнаштырып тору каралган.
Закон проекты Татарстан Республикасы территориясендә дәүләт-шәхси партнерлык үсүе өчен зарур булган барлык шартлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
“Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проектын эшләү өчен хокукый нигез булып “Россия Федерациясенә дәүләт граждан хезмәте турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 29.11.2010 елдагы 317-ФЗ номерлы Федераль законны кабул итү торды.
317-ФЗ Федераль закон белән граждан хезмәтендә хезмәт итүнең иң чик яше – 60 яшь. Шул вакытта 60 яшен – иң чик яшен тутырган граждан хезмәткәренең хезмәт срогы аның ризалыгы буенча эшкә алучы вәкиле карары нигезендә озайтыла, әмма яшьләре 65 елдан узып китәргә тиеш түгел, “ярдәмче” (киңәшче) категориясендәге граждан хезмәте вазыйфасын биләүче һәм дәүләт вазыйфасын биләүче затка ярдәм итү өчен гамәлгә куелган очракта - әлеге затның вәкаләтләреннән азат ителүенә кадәр.
 “Татарстан Республикасы халкын юридик мәгърифәтле итү, аңа түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы законы проекты социаль юнәлешкә ия. Закон проектында түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең 3 формасы билгеләнә:
1) халкын юридик мәгърифәтле итү;
2) хокук мәсьәләләре буенча гражданнарга мәгълүмати – консультацион хезмәт күрсәтү;
3) адвокатлар күрсәтә торган профессиональ юридик ярдәм.
Закон проекты нигезендә хокук мәсьәләләре буенча гражданнарга мәгълүмати – консультацион хезмәт күрсәтү Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары тарафыннан үз компетенциясе чигендә граждан мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнар нигезендә билгеләнгән штат саны һәм хезмәт өчен түләү фонды чикләрендә гамәлгә ашырылачак.

 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International