ТР Юстиция министрлыгы җәмәгать судьялары аппаратында вакансияләр биләүгә конкурс игълан итә

2011 елның 5 феврале, шимбә
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының консультантлары дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүгә конкурслар башланып китте, аларга җәмәгать судьялары эшчәнлеге турында мәгълүматны сайтларда урнаштыру вазыйфасы йөкләнгән.
Билгеле булганча, 2010 елның 1 июленнән “Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турында мәгълүматның үтемлелеген тәэмин итү турында” Федераль закон үз көченә керде. Әлеге законың нигезләмәләрен гамәлгә ашыру йөзеннән 2010 елның 1 июленнән барлык Татарстан Респуликасы җәмәгать судьяларының 182 суд участокларында Россия Федерациясе дөнья юстициясе Интернет–порталында (www.mirsudrf.ru) сайтлар булдырылган, анда җәмәгать судьялары эшчәнлеге турында мәгълүмат урнаштырыла.
Республика Хакимияте Карары нигезендә җәмәгать судьялары аппаратына 69 консультант өстәмә рәвештә кертелгән.  “Татарстан Республикасына дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләү конкурс нигезендә гамәлләштерелә. 2011 елның 2 февралендә Юстиция министрлыгында 9 суд участогында вакантлы консультант вазыйфасын биләүгә беренче конкурс узды.
ТР 12 суд участогының җәмәгать судьялары аппаратының консультанты вакантлы вазыйфасын биләүгә кабат конкурс игълан ителде. Конкурс турында һәм вазыйфа дәгъва итүчеләргә карата таләпләр турындагы мәгълүмат белән ТР Юстиция министрлыгы сайтында “Кадрлар сәясәте” бүлегенең “Вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс” бүлекчәсендә танышырга була.
Конкурс агымдагы елның март уртасына кадәр дәвам итәчәк.
 
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International