Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан митинг-концерт

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре 2016 елның 4 ноябрендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Кремль яр буенда митинг-концертта катнаштылар.

Әлеге бәйрәм милли дуслык һәм бердәм җәмгыятьне символлаштыра. Ул без барыбыз да - Россия гражданнары  - төрле яшьтәге һәм төрле милләттәге, төрле диннәрне тотучы һәм төрле караштагы кешеләрнең уртак үткәне һәм киләчәге булган бердәм халык икәнлегебезне күрсәтә.

Республика халкына бу көнне сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул  Татарстанда төрле милләттәге халыкларның дус-тату  яшәгәнлеген ассызыклап үтте. Тынычлык һәм аңлашып яшәү исә алга таба үсешнең нык нигезен тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International