2016 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина республиканың җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курсларын ачты.
Курслар “Россия дәүләт гадел хөкем университеты” федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең Казан филиалында 2016 елның 7 ноябреннән 11енә кадәр уза.
Аттестацияне уңышлы узганнан соң белем алучыларга кыска вакытлы белем күтәрү курсларын тәмамлаулары турында таныклыклар тапшырачаклар.