2016 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Ибәтов Татарстан Республикасының муниципаль хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курсларында “Җирле үзидарә органнарының төп бурычлары һәм функцияләре” темасына лекция укыды.
Муниципаль хезмәткәрләр өчен “Муниципаль хезмәт нигезләре” программасы буенча белем күтәрү курслары 2016 елның 7 ноябреннән 11енә кадәр Казан (Идел буе) федераль университеты базасында “2014-2016 елларга Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уза.