“Ребенок в мире прав” - “Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати-социаль видеороликларның республика конкурсында катнашуга 418 видеоролик тәкъдим ителгән иде.
II сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча конкурсның соңгы III этабына 277 эш узды. III этапка узган катнашучыларның исемлеге белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең рәсми сайтының “Безнең проектлар” бүлегендә танышырга була.
“Ребенок в мире прав” - “Бала хокук даирәсендә” мәгълүмати-социаль видеороликларның республика конкурсына нәтиҗәләр ясау 2016 елның 18 ноябрендә 11.00 сәгатьтә “Казан дәүләт яшь тамашачы театры” ДБУ базасында булачак.
Татарстан Республикасының Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең рәсми сайты материаллары буенча