Россия Федерациясе Президентының 2016 елның 1 апрелендәге 147 номерлы Указы белән расланган 2016-2017 елларга коррупциягә каршы торуның милли планы нигезендә 2016 елның 9 ноябрендә “Корстон” ДСКК Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы торуның актуаль мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференция узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча идарәсе референты В.В.Белинский, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе А.А.Давыдов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Ю.З.Камалтынов, Татарстан Республикасы прокуроры И.С.Нәфыйков, Россия Федерациясенең 56 субъекты вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Татарстан Республикасының дәүләт органнарында коррупциягә каршы эшчәнлек өчен җаваплы затлар катнашты.
Конференция гамәли характерда иде һәм коррупция өлкәсендә проблемалы мәсьәләләрне хәл итүгә, шулай ук Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру өчен бердәй ысулларны эшләүгә юнәлдерелгән иде.
Конференция кысаларында республика кунаклары өчен коррупциягә каршы тору буенча төп инструментлар турында һәм республиканың әлеге өлкәдә уңай тәҗрибәсе турында мәгълүмат бирелгән күргәзмә экспозициясе оештырылган иде.
Конференцияне оештыруда һәм күргәзмә экспозициясен ясауда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы вәкилләре актив катнаштылар.
Чара барышында конференциядә катнашучыларга “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы турында мәгълүмати стенд тәкъдим ителде.