2016 елның 11 ноябрендә “Россия дәүләт гадел хөкем университеты” федераль дәүләт югары белем бирү бюджет учреждениесенең Казан филиалында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең белем күтәрү курслары тәмамланды.
Курсларда җәмәгать судьялары аппаратларының 41 хезмәткәре белемнәрен күтәрделәр.
Белем күтәрү курсларын уңышлы тәмамлаган хемәткәрләргә курсларны тәмамлау турындагы таныклыклар тапшырылды.