Аттестация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2016 елның 11 ноябре, җомга

2016 елның 9 һәм 10 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең 18 хезмәткәренә мөнәсәбәттә (10 ысы – Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларыннан, 8е – Татарстан Ресапубликасы Юстиция министрлыгы аппаратыннан) аттестация уздыру буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү дәүләт граждан хезмәткәренең вазыйфаи бурычларын башкаруга әзерлек дәрәҗәсен, профессиональ куәтен, булдыклылыгын бәяләүгә,  хезмәткәрнең үз вазыйфасына туры киләме юкмы икәнлеген ачыклауга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 8 аттестацияләнүче  дәүләт граждан хезмәтендәге үз вазыйфаларына туры килә дип, 1 аттестацияләнүче өстәмә һөнәри белемне уңышлы рәвештә алган очракта дәүләт граждан хезмәтендәге үз вазыйфасына туры килә дип, 1 аттестацияләнүче  дәүләт граждан хезмәтендәге үз вазыйфасына туры килми дип табылды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән 7 аттестацияләнүче  дәүләт граждан хезмәтендәге үз вазыйфаларына туры килә дип, 1 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтендәге үз вазыйфасына туры килә дип табылды һәм дәүләт граждан хезмәтендә үсеш тәртибендә вакантлы вазыйфага ия булу буенча кадрлар резервына  кертелүгә тәкъдим ителде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International