2016 елның 23 ноябрендәТатарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова рәислегендә “Татарстан Республикасы тарафыннан бирелгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеге турында” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы коллегия утырышы узды.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе вәкилләре, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы әгъзалары, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнаштылар.
“Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының һәм җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасы тарафыннан бирелгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру буенча 2016 елның 9 аенда башкарган эшләре нәтиҗәләре” темасына төп доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Ибәтов Мөхәррәм Мансур улы чыгыш ясады.
Шулай ук докладлар белән чыгыш ясадылар:
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының административ комиссия эшен оештыру һәм административ контрольне координацияләү идарәсе башлыгы – Казан шәһәре административ комиссиясе рәисе Г.Х.Гыйсмәтуллина ,
Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Г.А.Габдрахманова,
Зеленодольск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Х.Сәхибуллин,
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Ш.Ш.Яһудин.
Коллегия ахырында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Почет грамоталарын һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мактау хатларын тапшырды.
Коллегия утырышы тәмамлангач Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Р.И.Заһидуллин һәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү секторы мөдире Н.Н.Фәрхуллина республиканың җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча белем бирү семинары уздырдылар.