ТР Юстиция министрлыгында вакант вазыйфаны биләүгә конкурс

2011 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты консультанты дәүләт граждан хезмәтенең 9 вакант вазыйфаларын биләүгә чираттагы конкурс узды.
Тавыш бирү нәтиҗәсендә конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп санлы тавыш җыйган һәм җиңүчеләр итеп танылганнар түбәндәгеләр:
Гарипов Булат Яхья улы – Татарстан Республикасы Балтач районы 2 номерлы суд участогы буенча;
Доронина Наталья Юрьевна – Татарстан Республикасы Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре 2,3 номерлы суд участоклары буенча;
Абдуллаева Анастасия Абдулаевна һәм Сафина Резедә Равил кызы – Татарстан Республикасы Зәй районы һәм Зәй шәһәре җәмәгать судьялары аппараты буенча
Никулин Константин Андреевич – Татарстан Республикасы Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре җәмәгать судьялары аппараты буенча;
Брайцева Анна Викторовна – Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Мәскәү районы 7 номерлы суд участогы буенча;
Якупова Татьяна Андреевна – Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Яңа Савин районы 8 номерлы суд участогы буенча;
Валеева Альбина Мансур кызы – Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Вахитов районы 2 номерлы суд участогы буенча;
Конюхова Екатерина Владимировна – Татарстан Республикасы Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре 4,6,8 номерлы суд участоклары буенча;
ТР җәмәгать судьялары аппаратының 12 участогында консультант вакант вазыйфаны биләүгә кабат конкурс уздырылу турында игълан ителде. Конкурс турында, вазыйфа биләүгә дәгъвалаучыларга карата таләпләре хакындагы мәгълүмат белән ТР Юстиция министрлыгы сайтында “Кадрлар сәясәте” бүлегенең “Вакант вазыйфаны биләүгә конкурс” бүлекчәсендә танышырга мөмкин. Конкурс агымдагы елның апреленә кадәр уздырылачак.
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International