Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре буенча матбугат конференциясе

2016 елның 25 ноябре, җомга

2016 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә катнашты.

Журналистлар һәм парламентариилар, республиканың профиль министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендәге законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

 М.М.Ибәтов Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының хокукый актларына күзәтү белән “Балигъ булмаганнарның караучысызлыкларын, хокук бозуларын һәм җинаятьләр кылуларын профилактикалауны закон белән җайга салу” темасына доклад белән чыгыш ясады, журналистларның бу тема буенча булган сорауларына җаваплар бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International