Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы дүртенче чакырылышының утырышы узды, анда Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов җәмәгатьчелеккә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителгән Татарстан Республикасы судьялар Квалификацияле коллегиясен игълан итте. Депутатлар әлеге кандидатураларны хупладылар.
Абдуллин Гадел Илсөяр улы – Казан Федераль университетының граждан һәм эшкуарлык хокукы кафедрасы профессоры;
Антонов Игорь Олегович – Казан Федераль университетының җинаять процессы һәм криминалистика кафедрасы доценты;
Әхмәтова Рәзинә Гайзулла кызы – Татарстан Республикасы Югары Судының отставкадагы судьясы;
Кулешов Евгений Александрович – юстициянең отставкадагы подполковнигы, ЭЭМ пенсионеры;
Кучин Виктор Антонович – Татарстан Республикасы Югары Судының отставкадагы судьясы;
Садовский Ростислав Иванович – Татарстан Республикасы Югары Судының отставкадагы судьясы;
Садыкова Алиса Абдулгазизовна – Татарстан Республикасы Югары Судының отставкадагы судьясы.
Шулай ук Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатлар каралды һәм хупланды.
Юстиция министры М.М.Корманов беренче укылышта Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләрен тасвирлауга бәйле дүрт Татарстан Республикасы законы проектын игълан итте: Казан шәһәре буенча, Татарстан Республикасы Арча районы буенча, Татарстан Республикасы Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре буенча һәм Татарстан Республикасы Менделеевск районы буенча.