Бүген Казанда Татарстан Респуликасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы судьяларының 2 көнлек VII отчет-сайлау конференциясе узды.
Судьялар форумының ачылуында Р.Н.Миңнеханов үзенең чыгышында республика җитәкчелегенең судлар матди-техник базасын ныгытуга, уңайлы эшләү шартларын булдыру, шулай ук судьялар һәм суд аппараты хезмәткәрләре авторитетын үстерүгә зур игътибар бирүен ассызыклады. Аерым алганда, республика Хакимияте тарафыннан “Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турында мәгълүматка үтәмлелекне тәэмин итү турында” Федераль законны гамәлгә кертүгә 28 млн. сум акча бүлеп бирү хакында әйтелде. Шуның нәтиҗәсендә бүген җәмәгать судьялары суд участокларында Интернет челтәрендә мәгълүмат урнаштыру өчен төп техник шартлар булдырылган. Дәүләт хезмәткәрләрен оптимизацияләүгә карамастан, җәмәгать судьялары аппаратына 69 данә хезмәткәр алынды. Президент 2010 елда җәмәгать судьяларының йөкләнелешенә тукталды, шулай ук хәл итүне таләп иткән мәсьәләләр турында әйтте.
Судьялар конференциясе эшчәнлегендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов һәм юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина катнашты. Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру тәэмин ителеш өлкәсендәге мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Җәмәгать судьялары суд участоклары чикләрен закон тарафыннан тасвирлау һәм билгеләү буенча башланган эшчәнлекне дәвам итәргә һәм тәмамларга зарур. Гамәлдәге елда 5 закон проекты тапшырылырга тиеш. Барлыгы 45 закон кабул ителергә тиеш.
Халык саны билгеләнелгән нормативлардан артып киткән республиканың 6 районы буенча (Арча, Чүпрәле, Кукмара, Балык Бистәсе, Тәтеш, Норлат), шклай ук Казан шәһәренең Совет районы буенча җәмәгать судьялары вазыйфалары саны буенча кыенлыклар бар. 2010 елда халык санын алу нәтиҗәсендә агымдагы март-апрель айларында ТР Юстиция министрлыгы яңа исәп-хисап үткәрергә тиеш, иң элек күрсәтелгән районнар буенча һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары санын норматив санга кадәр үстерүгә юл куя торган федераль закон проектын әзерләргә тиеш.
Шуңай бәйле рәвештә бүгенге көндә гамәлдә булган югарыда күрсәтелгән район җәмәгать судьялары суд участоклары чикләре дә үзгәрәчәк. Министр урынбасары ТР җәмәгать судьялары һәм җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең квалификацияләрен күтәрү турында сөйләде, шулай ук РФ Президенты боерыгы нигезендә җәмәгать судьялары суд участокларын 2011 елның июленә кадәр суд утырышлары заллары белән тәэмин итү хакында әйтте.