Хөрмәтле коллегалар! Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән профессиональ бәйрәм- Юристлар көне белән котлауларны кабул итегез!
Без катлаулы, җаваплы һәм бер үк вакытта мәртәбәле профессияне - Законга һәм гаделлеккә хезмәт итү юлын сайладык.
Динамик үсештә булучы социаль-икътисадый мөнәсәбәтләр үз вакытында номатив җайга салуны, чыннан да эшли торган хокукый механизмнарның үсешен, гражданнарның хокукый белемнәрен үстерүне таләп итә. Сезнең тирән профессиональ белемнәрегез, тырыш һәм авыр хезмәтегез, даими рәвештә камиллеккә омтылуыгыз закон тантанасы хакына зур өлеш кертә.
Республикабызның квалификацияле кадрлар белән тәкъдим ителгән юридик бергәлеге алга таба да законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга, кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен саклауга, шәхес һәм дәүләт мәнфәгатьләре балансына ирешүгә, җәмгыятьтә югары хокукый культураны үстерүгә булышлык итәчәк.
Бәйрәм көнендә барыгызга да нык сәламәтлек, бәхет, һөнәри уңышлар, тынычлык, сезгә һәм якыннарыгызга шатлык-куанычлар телим!