ТР Юстиция министрлыгында Җәмәгать советының беренче утырышы узды

2011 елның 25 феврале, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Җәмәгать советының беренче утырышы узды, аның әгъзалары тулы составында иде. Министрлык Матбугат Үзәге хәбәр иткәнчә аның составына түбәндәгеләр керде:
Гатауллин Азат Газиз улы – отставкадагы судья;
Вагизов Рәшит Гаяз улы – Казан (Идел буе) федераль университеты мәгаллиме;
Забегина Татьяна Вениаминовна – Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасы рәисе урынбасары;
Прусс Нэлла Матвеевна – «ТИСБИ» Идарә академиясе ректоры;
Салабаев Альберт Михайлович – «Социаль белем бирү академиясе» югары профессиональ белем бирү шәхси учреждениесенең граждан хокукы һәм процессы кафедрасы мөдире;
Хабибуллина Гөлнара Рушан кызы – Казан (Идел буе) федераль университеты конституция хокукы һәм кеше хокуклары кафедрасы доценты.
Беренче утырышта Совет әгъзалары оештыру мәсьәләләрен тикшерделәр. Совет составыннан ачык тавыш бирү юлы белән рәис һәм аның урынбасары сайланды. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Җәмәгать советы рәисе итеп Гатауллин А.Г., урынбасары итеп - Хабибуллина Гөлнара Рушан кызы сайланды.
Шуннан соң Җәмәгать советы әгъзалары Җәмәгать советы регламенты проекты хакында фикер алыштылар. Регламентның соңгы варианты, Җәмәгать советы әгъзалары тәкъдимнәрен исәпкә алган, эшләнеп бетерелгәне советның чираттагы утырышында кабул ителәчәк.
Җәмәгать советы әгъзалары тарафыннан март аенда «ТИСБИ» Идарә академиясенә сәфәр чыгып утырш уздыру хакында карар кабул ителде.
Җәмәгать советы утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов һәм юстиция министрының беренче урынбасары С.Н. Столяров катнашты.
 
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International