Экспертлар советы утырышында ике социаль әһәмияткә ия закон проекты хакында фикер алышынды

2011 елның 28 феврале, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры М.М.Корманов рәсилегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышы узды.
Экспертлар советының көн тәртибенә ике мәсьәлә куелган: Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Энергетика министрлыгы тарафыннан эшләнгән “Энергияне саклау турында” Татарстан Республикасы закон проектын кабат тикшерү. Закон проекты тикшерүенң ике стадиясен узган, закон проектын Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетына юнәлдерү турында карар кабул ителгән иде. Шуннан соң Экспертлар советы әгъзалары Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнесны үстерү Комитеты тарафыннан эшләнгән “Татарстан Республикасының дәүләт-шәхси партнерлыкларда катнашуы турында” Татарстан Республикасы закон проектын кабат карадылар.
Закон проектын кабат карау Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокукый идарәсеннән һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсеннән искәрмәләр килү белән бәйле иде. Килгән искәрмәләрне исәпкә алып, закон проекты берничә тапкыр фикер алышуның барлык стадияләрен узды. Совет әгъзалары закон проектының Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокукый идарәсеннән һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсеннән килгән искәрмәләрен исәпкә алган, соңгы вариантын Ведомствоара координация комитеты каравына юнәлдерү турында карар кабул иттеләр.
 
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International