Инвалидларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

2016 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының “Восхождение” Инвалидларны тернәкләндерү үзәге” (Казан, Имәнлек ур., 43 В) дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә Татарстн Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Халыкара инвалидлар көне кысаларында инвалидларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы оештырылды.

Чарада Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының “Медико-социаль экспертизаның Татарстан Республикасы буенча баш бюросы” Федераль казна учреждениесе, Татарстан Республикасында дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасының Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы, Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасының Дәүләт торак инспекциясе, “Казан шәһәре МБ БК җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты” МКУ вәкилләре, шулай ук адвокатлар һәм нотариуслар катнашты.

Консультация сорап 54 кеше мөрәҗәгать итте. I, II һәм III төркем инвалидларны, инвалид балаларны, шулай ук аларның вәкилләрен борчый торган сораулар арасында аерым алганда социаль һәм пенсия белән тәэмин ителешкә, җир салымына, мирас законнарына караганнары бар иде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да телдән һәм язма формаларда түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы әлеге чараны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашкан һәркемгә зур рәхмәтен белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International