ТР җәмәгать судьялары аппаратында вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс

2011 елның 1 марты, сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында җәмәгать судьялары аппаратының консультантлары дәүләт граждан хезмәтенең 3 вакантлы вазыйфаларын биләүгә чираттагы конкурсы узды:
Тавыш бирү нәтиҗәсендә конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын җыеп, конкурсның җиңүчесе итеп түбәндәге дәгъва итүчеләр игълан ителде:
Гөбәйдуллина Элвира Рафаэль кызы - Казан шәһәре Совет районы җәмәгать судьясы аппаратының 7 номерлы суд участогы консультанты;
Булатова Эльвира Марсель кызы - Казан шәһәре Идел буе районы җәмәгать судьясы аппаратының 7 номерлы суд участогы консультанты;
Парахина Светлана Валерьевна - Казан шәһәре Идел буе районы җәмәгать судьясы аппаратының 7,8 номерлы суд участоклары консультанты.
Җәмәгать судьялары аппаратының консультанты дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс агымдагы елның март ае урталарына кадәр дәвам итәчәк.
Конкурс турында һәм вакантлы вазыйфаларны биләүне дәгъва итүчеләргә караган таләпләр хакындагы мәгълүмат белән ТР Юстиция министрлыгының сайтында “Кадрлар сәясәте” бүлегенең “Вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс” бүлекчәсендә танышырга мөмкин.
 
 
ТР юстиция Министрлыгы Матбугат Үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International