Дәүләт Думасына йортларда исәпләү приборлары урнаштыру турында закон проекты кертелде

2011 елның 2 марты, чәршәмбе
Дәүләт Думасы депутатлары парламентның аскы палатасына торак хуҗалары һәм энергоресурслар тапшыручы компанияләрне йортлар һәм фатыйрларның энергия сыйфатлылыгын күтәрүгә этәрүче су, газ һәм җылылыкны үлчи торган исәпләү җиһазларын урнаштыру турында закон проектын керттеләр.
Бүгенге көндә исәпләү җиһазларын әлеге эшчәнлеккә лицензияләре булган махсус фирмалар шөгыльләнә. Законда әйтелгәнчә, мондый эшләрне “РФ законнары белән мондый эшчәнлекне башкаруга караган таләпләргә җавап булып килгән затлар гына башкарырга хокуклы”. Шул ук вакытта исәпләү җиһазлары саннарын язып алу вазыйфасы әлеге җиһазларның хуҗаларына йөкләнгән.
Энергияне саклау турында гамәлдәге закон нигезендә исәпләү җиһазлары йортларда 2012 елның 1 гыйнварына кадәр урнаштырылып бетәргә тиеш. Хәзер хакимият газ исәпләү җиһазлары кыйммәт бәядә булганга күрә аларны урнаштыру срогын 2015 елның 1 гыйнварына кадәр озайту мәсьәләсен карый.
Закон чыгару инициативасы авторлары - Константин Зайцев һәм Игорь Игошин (икесе дә - "Бердәм Россиядән") яңа төшенчәләр кертәләр: “энергия ресурсларын исәпләүне оештыру буенча хезмәт күрсәтү” һәм “энергетика ресурсларын коммерциячел исәпләү операторы”, ул җиһазны урнаштыру, тикшерү, ремонтлау һәм алмаштыру, шулай ук аның саннарын алу белән шөгыльләнәчәк.
“Без торак хуҗалары акчалары исәпләү җиһазлары буенча гына җыелырга тиеш дип регламентлаштырабыз. Һәм әгәр торак милекчеләре акчалары җитмәгәнлектән шәхси исә җиһазларын урнаштыра алмый икән, әлеге базарда эшли торган оешмалар исәпләү җиһазларын үз акчаларына куеп, аннары ул акчаларны фатыйр өчен түләү кәгазенә өлешләп кайтарырга хокуклы дип язабыз,”- дип РИА Хәбәрләргә закон проекты авторларының берсе, энергетика буенча комитетның председателе урынбасары Константин Зайцев аңлатты.
“Без ресурс тапшыручылар, яисә җылылык, электр энергиясен, суны ТКХ өлкәсенә тапшыручылар үзләре идарә итү компанияләре энергия сыйфатлылыгын күтәрү мәсьәләләрен хәл итә алмый торган йортларның торак хуҗалары белән турыдан-туры шартнамәләр төзи алсыннар өчен шулай эшлибез”, - дип өстәде ул. Зайөев фикеренчә, илдә энергия сыйфатлылыгын күтәрү буенча ясалган адымнарга карамастан, бүгенге көндә исәпләү җиһазлары урнаштырылса да, ТКХ хезмәт күрсәтүләре өчен түләү торак хуҗаларыннан норматив буенча алыну хәлләре бик еш очрый.
 “Шундый ук хәл минем белән дә булды, мин исәпләү җиһазы урнаштырдым. Әмма бүген ике төрле аңлатма йөри. Көнкүреш компанияләренә уңайлы вакытта, алар нормативлар кулланган булалар, аерым алганда, мин исәпләү җиһазлары буенча азрак түләвемне күрсәләр. Шул исәптән, сүз 13 нче түләү турында да бара”, - диде депутат.
Бүген күп кенә шәһәрләрдә сыйфатсыз оешмалар челтәрләрендә ресурларының төрле процентларын югалталар, чөнки әлеге челтәрләр белән шөгыльләнмиләр, шуннан соң үзләренең чыгымнарын-югалтуларын нормативларга күчереп, кешеләрдә акча җыялар.
 “Бөтен җирдә исәпләү җиһазлары булганда, шул вакытта кулланучылар да, энергия-көнкүреш компанияләре дә челтәрләр энергия сыйфатлылыгында кызыксынган булачак”, - дип ассызыклады депутат.
Моннан тыш закон проекты авторлары югалтылган яисә эштән чыккан исәпләү җиһазын алмаштыру өчен 2 айлык вакыт кысаларын билгеләргә тәкъдим итәләр. Исәпләү җиһазын ремонтлауга 1 ай вакыт бирелә. Шул ук вакытта исәпләү җиһазларын алмаштыру һәм ремонтлау вазыйфасы әлеге җиһазларның хуҗаларына йөкләнгән.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International