“Россия дәүләт гадел хөкем университеты” югары белем бирү бюджет мәгариф учреждениесендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы аппаратлары хезмәткәрләренең белем күтәрү курслары тәмамланды.
Курсларда җәмәгать судьялары аппаратларының 42 хезмәткәре белемнәрен күтәрделәр.
Аттестацияне уңышлы узганнарга кыска сроклы курсларны тәмамлаулары турында таныклыклар тапшырылды. Таныклыклар тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв катнашты.