2016 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Р.Р.Нәбиуллин Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышында катнаштылар. Утырыш Татарстан Республикасы Югары Суды Президиумы залында Р.А.Шәрифуллин җитәкчелегендә узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов, Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров, Суд департаментының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы З.М.Салихов һәм башка чакырылган затлар катнашты.
Утырышта Татарстан Республикасы судлары һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлекләрен матди-техник, оештыру-методик һәм финанслар белән тәэмин итү турындагы мәсьәләләр каралды.
Татарстан Республикасы Судьялар советы каршында доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина чыгыш ясады.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Судьялар советы тиешле карар кабул итте.