Коллекторларны законсыз дип таныдылар

2011 елның 15 марты, сишәмбе
Роспотребнадзор башлыгы Г.Онищенко белдергәнчә, гражданның банк алдындагы бурычын коллекторлык оешмасына тапшыру россия законнарын тупас бозу булып санала. Онищенко ассызыклап үткәнчә, граждан кредит буенча килешүне нәкъ банк оешмасы белән төзи, шунлыктан, бурычны кредит алучы ризалыгыннан гайре, башка оешмага тапшыру тыелган. “Әлеге хәлгә банк структуралары һәрдаим шикаять белән җавап бирсәләр дә, бу тулаем хокукый нигезе булмаган адым”.
Роспотребнадзор башлыгы фикеренчә, коллекторлар кредит оешмалары булмаганлыктан, әлеге мәсьәләләрне хәл итәргә вәкаләтле түгел. Аның фикеренчә, коллекторлык оешмаларының катнашу системасын үстерү мөмкин, ләкин мондый очракта банк, граждан һәм коллекторлык оешмасы арасында өчьяклы килешүгә имза салынырга тиеш.
Г.Онищенко банкларда хокукый яктан дөрес хезмәт күрсәтелмәгән барлык россиялеләргә Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә чакыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International