ТР Юстиция министрлыгында вакант вазыйфаларны биләүгә конкурс

2011 елның 15 марты, сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары һәм шул ук бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләүгә конкурс үткәрелде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләүгә конкурста 2 кандидат катнашты. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча җиңүче билгеләнмәде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләүгә конкурста җиде кандидат катнашты. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча Романова Галина Валерьевна конкурста җиңүче дип танылды.
Комиссия эшендә бәйсез экспертлар В.П.Ганчурин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәткәрләре эшләре департаментының дәүләт хезмәтен оештыру ягыннан тәэмин итү бүлегенең баш киңәшчесе И.М.Кәлимуллин, КДТУның эшкуарлык хокукы кафедрасы мөдире урынбасары В.А.Гуревич, Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе аппараты җитәкчесе В.Б.Паймухин катнашты.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International