2011 елның 23 мартында Татарстанда бердәм Түләүсез юридик ярдәм көне үткәрелә

2011 елның 19 марты, шимбә
2011 елның 23 мартында халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү проектын тормышка ашыру кысаларында Россия юристлары ассоциациясе Россиядә бердәм Түләүсез юридик ярдәм көне үткәрә.
Әлеге чара ачык ишекләр көне рәвешендә (сәг. 9 дан – 18 сәг.кә кадәр бөтен эш көне дәвамында) җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләрендә һәм Россия юристлары ассоциациясенең бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә узачак. Татарстан Республикасы территориясендә бердәм Түләүсез юридик ярдәм көнен Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге “Бердәм Россия” партиясе, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы һәм Татарстан Республикасының Нотариаль палатасы белән берлектә үткәрә.
Бу көнне республикада һәр муниципаль районда “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекләрендә җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре, шул исәптән Татарстан Республикасында Россия Президентының Кабул итү бүлмәсе һәм “Бердәм Россия” партиясе Рәисе В.В.Путинның Төбәк җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе эшләячәк. Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлегенең халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләре Казанда, Чаллыда, Түбәк Камада, шулай ук Казан (Идел буе) федераль университетының, Икътисад, идарә һәм хокук институтының, “ТИСБИ” идарә академиясенең,   Икътисад, гуманитар фәннәр, идарә һәм хокук көнчыгыш институтының юридик клиникалары үз ишекләрен ачачак.
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә юрист-консультантлар сыйфатында РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе адвокатлары, нотариуслары, белгечләре, Татарстан Республикасы Юстиция министры, аның урынбасарлары, министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, Казан һәм башка шәһәрләр югары уку йортларының профессор-мөгаллимнәре, шулай ук юридик факультетларның югары курс студентлары – Ассоциациянең Татарстан төбәк бүлегенең Яшь юристлар советы әгъзалары җәлеп ителәчәк.
Узачак чаралар белән бәйле Татарстан Республикасы Юстиция министры, Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе М.М.Корманов 2011 елның 23 мартында кизү тору графигын раслады, ул Татарстан Республикасы юстиция министрлыгы сайтының “Россия юристлары ассоциациясе” бүлегендә түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: http://minjust.tatar.ru/rus/oppriemn.htm

ТР юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International