РФ Хөкүмәте автоном учреждениеләргә алынды

2011 елның 12 апреле, сишәмбе
РФ Хөкүмәте "Автоном учреждениеләрнең хокукый нигезе камилләшү сәбәпле Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында"федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертте.
Агымдагы финанс елында автоном учреждениеләрнең кулланылмый калган, дәүләт (муниципаль) биремне, шулай ук башка максатларда тиешле бюджеттан бирелгән акчалар мәсьәләсе җайга салына.
Автоном учреждениеләргә алар тарафыннан физик затлар алдында гавами йөкләмәләрне акчалата башкару (мәсәлән, ятим балаларга түләүләр), шулай ук бюджетны башкару кысаларында күрсәтелгән операцияләрнең аерымланган исәбен алып бару тарала.
Алар тарафыннан Федераль казначылыкның территориаль органнарында, Россия Федерациясе субъектларының (муниципаль берәмлекләренең) финанс органнарында шәхси счет ачылган очракта автоном учреждение акчаларын кайтару тәртибе өчен, шулай ук автоном учреждениеләрне һәм аларның аерымланган бүлекчәләрен тере акча белән тәэмин итүне гамәлгә ашыру мөмкинлеге өчен хокукый нигезләр билгеләнә.
Закон проекты белән шулай ук “Автоном учреждениеләр турында” Федераль законның 2 статьясына массакүләм мәгълүмат чараларын кертеп, автоном учреждениеләр оештырыла торган өлкәләр исемлеген киңәйтү тәкъдим ителә.
Моннан тыш, күпфункцияле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәге шулай ук автоном учреждение булырга мөмкин дип тәгаенләп, “Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International