Дартс ярышларында ТР Юстиция министрлыгы командасы нәтиҗәләре

2011 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе
Казанда Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары аппаратлары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары хезмәткәрләре арасында Спартакиада дәвам итә. 9 апрель, шимбә көнне дартс буенча шәхси-команда ярышлары үткәрелде.
Әлеге турнирда Юстиция министрлыгы командасын Хокукый мәсьәләләр буенча ҖҮИ органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаментының җирле үзидарә органнары эшчәнлеге өлкәсендә хокукый тәэмин итү һәм контроль бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе А.А.Беденьгов һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге әйдәп баручы белгече А.С.Банницына катнашты.
Җыелган очколар исәбе буенча шәхси беренчелектә ир-атлар арасында А.А.Беденьгов  4 урын, А.С.Банницына - 20 урын алды. Дартс буенча спорт ярышларында катнашкан 28 ведомство командалары арасында Юстиция министрлыгы командасы 11 нче урын алды.
 
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International