Каләмнең электрон тамгасы: яңа законда яңа мөмкинлекләр

2011 елның 23 апреле, шимбә
«Электрон култамга турында» Федераль закон яңа редакциядә бәян ителә.
Әлеге Закон электрон култамганың кулланылу даирәсен һәм мөмкин булган рәвешләрен киңәйтә. Исегезгә төшерәбез, элеккеге закон бары электрон култамгаларның сертификацияләнгән чараларын гына кулланырга рөхсәт итә иде, кулланылу даирәсе граждан-хокук мөнәсәбәтләре белән чикләнде.
Яңа редакциядә электрон култамганың 2 төре бар: гади һәм көчәйтелгән. Соңгысы квалификацияле яисә квалификациясез булырга мөмкин.
Гади электрон култамга әлеге электрон мәгълүматның тәгаен (конкрет) зат тарафыннан җибәрелгәнлеген раслый. Көчәйтелгән квалификациясез электрон култамга җибәрүчене тану гына түгел, шулай ук документны имзалау вакытыннан соң үзгәрешләр кертелүен яисә кертелмәвен раслау мөмкинлеген бирә.
Гади яисә квалификациясез электрон култамгалы мәгълүмат, әгәр яклар алдан ук бу хакта килешсәләр, шулай ук законда каралган махсус очракларда үз кулың белән имзаланган кәгазь документка тиңләштерелергә мөмкин.
Көчәйтелгән квалификацияле электрон култамга өстәмә рәвештә аккредитациясе булган таныклаучы үзәк тарафыннан бирелгән сертификат белән раслана.
Мондый электрон култамга турында мәгълүмат барлык очракларда үз кулың белән имзаланган кәгазь документка тиңләштерелә.
Электрон култамга өлкәсендә вәкаләтле органны РФ Хөкүмәте билгели. Ул таныклаучы үзәкләрне аккредитацияләүне үткәрә.
Таныклаучы үзәккә таләпләр билгеләнә. Мисалга, аларның чиста активларының бәясе 1 млн.сумнан ким булмаска тиеш. Тагын бер шарт – штатта квалификацияле хезмәткәрләрнең булуы.
Аккредитация бирүнең максималь вакыты – 5 ел.
Чит илләрнең электрон култамгаларын тану механизмнары каралган.
Федераль закон рәсми басылган көненнән көченә керә. Элеккеге закон 2012 елның 1 июленнән көчен югалта.
“Электрон култамга турында” 2011 елның 6 апрелендәге 63-ФЗ номерлы Федераль закон “Российская газета”ның 2011 елның 8 апрель санында дөнья күрде.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International