2017 елның 4 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы Судьялар советының Лаеш шәһәренең Мәдәният йортында Р.Ф.Гафаров рәислегендә узган утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышы Россия Федерациясе Судьялар советының беренче пленар утырышы уздырылганга 25 ел тулу, шулай ук Татарстан Республикасы Лаеш район суды барлыкка килүгә 90 ел тулуга багышланган иде.
Судьяларга һәм чакырылган затларга сәламләү сүзләре белән Лаеш муниципаль районы башлыгы М.П.Афанасьев һәм Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гилазов мөрәҗәгать иттеләр.
Лаеш район суды эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы доклад белән район суды рәисе М.Т.Гәрәев чыгыш ясады.
Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин исеменнән һәм барлык коллектив исеменнән Лаеш район судының судьялар составын һәм хезмәткәрләрне юбилей белән котлады