“ТИСБИ” идарә университеты мәйданында 2019 елның 28 мартында А.Г.Гатауллин рәислегендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә Иҗтимагый совет утырышы узды.
2019 елның 28 мартында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрелде.
2019 елның 27 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин алып барды.
2019 елның 27 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин рәислегендә “Кодекс” мәгълүмат системасының “Төбәк законнары аналитигы” автомат мәгълүмат системасын куллану практикасы” темасына видеоконференция режимындагы семинар-киңәшмә узды.
2019 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында эшләүче дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
2019 елның 26 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы М.М. Ибәтов рәислегендә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге мөдиреА.Ю. Панкратов, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты вәкилләре катнашында “2019 елның 1 кварталында “2015-2021 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларын үтәү турында” темасына киңәшмә узды.
2019 елның 26 мартында Казан шәһәре административ комиссиясе мәйданында Татарстан Республикасының Аксубай, Әлки, Яңа Чишмә һәм Чирмешән муниципаль районнары административ комиссияләренең җаваплы секретарьлары стажировкасы узды.
2019 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Биектау районына чыгып, “2015-2021 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешен тикшерделәр.
Дәүләт граждан хезмәте максатлары һәм бурычлары турында белем бирү чараларын уздыру кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Россия дәүләт гадел хөкем университеты студентлары белән очрашты.
2019 елның 22 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы студентларына үзмәшгульләр өчен махсус салым - республика территориясендә профессиональ керемгә 2019 елның 1 гыйнварыннан кертелгән салым режимын куллану мәсьәләләре буенча лекция уздырылды.