ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2019 ел
җомга

2019 елның 11 апрелендә җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әйдәп баручы консультанты  И.Д.Хөснетдинов тарафыннан Лаеш муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль районга керүче авыл җирлекләреннән   Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүматларны җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен үтәүләре тикшерелде, җаваплы затның бистә дәрәҗәсендәге җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды, җирлекләрдән мәгълүмат алу эшенең оештырылышы, шулай ук Лаеш муниципаль районында муниципраль норматив хокукый актлар һәм өстәмә мәгълүмат өйрәнелде.


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары  М.М.Ибәтов Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләр өчен Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә узган «Норматив хокукый актлар проектларын әзерләү » квалификация күтәрү программасы ябылышында катнашты.


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында эшләүче дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.


8
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Электрон мактау тактасы турындагы нигезләмә нигезендә 2019 елда Электрон мактау тактасына кертү өчен 15 дәүләт граждан хезмәткәре билгеләнде. Карар кандидатларның формалаштырылган рейтингын исәпкә алып кабул ителде.


5
апрель, 2019 ел
җомга

Дәүләт граждан хезмәте максатлары һәм бурычлары турындагы белем бирү чарасын уздыру кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтының 1-4 курс студентлары белән очрашты.


3
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Ш.Х.Гафаров рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы узды.

2019 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында эшләүче дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 29 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетында “2015-2021 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.


29
март, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 29 мартта 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К.Нигъмәтуллин рәислегендә Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе һәм Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең видеоконференция режимындагы уртак утырышы узды.

2019 елның 28 мартында  министр урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә “Татарстан Республикасында дәүләт телләре турында законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре. Хисапны формалаштыру” темасына җирле үзидарә хезмәткәрләрен видеокабул итү чарасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International