2017 елның 7 декабрендә “Казан (Идел буе) федераль университеты” федераль дәүләт автоном югары профессиональ белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җәмәгать судьяларын җәмәгать судьяларының белемнәрен күтәрү курсларын уңышлы тәмамлаулары белән котлады.
2017 елның 5 декабреннән 6сына кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы делегациясе Нижгар өлкәсенең Җәмәгать судьялары, адвокатура, нотариат эшчәнлеген тәэмин итү идарәсенә эш сәфәре кылдылар.
2017 елның 6 декабрендә Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында коррупциягә каршы юнәлештәге республика иҗади эшләре конкурслары җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Мәктәп укучылары, урта-һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары, шулай ук республиканың массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче журналистлар лаеклы бүләкләрен алдылар.
2017 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә, мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге башлыгы А.А.Беденьгов катнашында 2017 елда “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре турында” видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмә узды.
2017 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Министрлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Юристлар көне белән котлады.
2017 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” дәүләт программасы чараларын үтәүне гамәлгә ашыру барышы тикшерелде.
Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2017 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының “Восхождение” Инвалидларны тернәкләндерү үзәге”ндә инвалидларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы узды.
2017 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен белем күтәрү курслары ачылды. Анда җыелганнарны Татарстан Республикасы юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Воробьёв һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова сәламләделәр.
Хөрмәтле коллегалар!
Һөнәри бәйрәм – Юристлар көне уңаеннан чын күңелдән котлауларны кабул итегез!
Бу бәйрәм һөнәри эшчәнлекләре өлкәләреннән бәйсез рәвештә төрле юнәлешләрдә эшләүче юристларны, гаделлек һәм Закон өстенлеге идеяләрен гамәлгә ашыручы, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен, дәүләт һәм бизнес мәнфәгатьләрен яклаучы һәрбарча кешеләрне берләштерә.
2017 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Чаллы шәһәре һәм Тукай суд районнары җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренә белем бирү семинары узды.