ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2018 ел
шимбә

2018 елның 17 августында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин Чистай муниципаль районында беренче сыйныфка баручы балалар өчен оештырылган чарада катнашты. Чара “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясе кысаларында оештырылган иде.

Чара программасында күңелле актерлар, конкурслар, кызыклы мастер класслар, дөнья халыклары әлифбалары күргәзмәсе һәм интерактив мәйданнар каралган иде. Министр Р.И. Заһидуллин, Чистай муниципаль районы башлыгы Д.А. Иванов һәм башка катнашучылар балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче 1 сентябрь – Белем көне белән котладылар, аларга күңелле һәм истәлекле мәктәп тормышы, сәламәтлек теләделәр һәм балаларга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тапшырдылар.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясе ел саен республикабызда август ае ахырында башлана. Акция 2007 елдан башлап Хәйрия эшчәнлеге буенча республика советы инициативасы белән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәмендә уздырыла. Әлеге акция хәйриячеләрнең игътибарын беренче сыйныфка баручыларга мәктәп кирәк-яраклары, спорт формасы белән тәэмин итү өчен җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Акцияне оештыручыларның максаты балаларга ярдәм кулын сузу, алар өчен бер тапкыр гына була торган бәйрәмне бизәү һәм яшь гражданнарны җирдә яхшылык һәм гаделлек булуына ышандыру.

 


17
август, 2018 ел
җомга

2018 елның 17 августында  Татарстан Республикасы Юстиция  министрлыгында “Мәктәпкә җыенырга  ярдәм ит” акциясе кысаларындла  “Белем көне”нә багышланган  бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм министрлык  аппаратында һәм Казан шәһәре  җәмәгать судьялары аппаратында  эшләүче хезмәткәрләрнең беренче  сыйныфка баручы балалары өчен  оештырылды.

Министр Р.И.Заһидуллин һәм аның урынбасары Н.В.Рагозина  беренче сыйныфка баручыларны якынлашып килүче уку елы белән котладылар, аларга сәламәтлек, уңышлар теләделәр.

Балаларга бүләк сыйфатында мәктәп кирәк-яраклары өләшенде.

Кечкенә кунакларны тәм-томнар белән сыйладылар, аларга мәктәп темасына караган табышмаклар чиштерделәр, балалар үзләре исә мәктәпкә әзерлек юлында ирешкән уңышлары, хыяллар турында сөйләделәр.

Беренче сыйныфка барырга әзерләнүчеләргә министрлык бинасы буйлап экскурсия уздырылды, министрлык җитәкчелеге белән истәлекле фотога да төштеләр.

 

2018 елның 16 августында министр урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Чирмешән, Аксубай һәм Алексеевск суд районнарында җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре катнашындагы киңәшмәләр узды.

Киңәшмәләрдә җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге башлыгы А.Г.Сафин катнаштылар.

Эшлекле очрашулар барышында җәмәгать судьялары суд участоклары эшчәнлегендәге кыен һәм актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Аерым алганда, болар почта чыгымнарына акчаларны бюджет акчаларын янга калдырып һәм рациональ куллану, башкару дисциплинасы һәм матди-техник тәэмин ителеш мәсьәләләре.

 


16
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 16 августында  Татарстан Республикасы юстиция  министрының беренче урынбасары  А.Г.Галимов  2018 елда норматив  хокукый актларга һәм норматив  хокукый актлар проектларына  коррупциягә каршы бәйсез экспертиза  уздыру буенча III республика конкурсын уздыру турында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән брифингта катнашты.

Брифингта шулай ук Россия Федерациясе юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре катнаштылар.

2018 елның 15 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре расланган график нигезендә Тәтеш муниципаль районына эш сәфәре кылдылар.

Районга чыгу кысаларында түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы урынбасары  И.М.Мингалимов тарафыннан Тәтеш муниципаль районында “2015-2020 елларда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чаралары үтәлешенә тикшерү уздырылды.

Тәтеш муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү, хезмәткәрләрнең эш урынында үзләрен тотулары һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссияләре эшчәнлеге, муниципаль коррупциягә каршы программа, коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре, шулай ук башка программа чараларының үтәлеше барышы  өйрәнелде.

Җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору бүлегенең әйдәп баручы советнигы Е.А.Никитина тарафыннан җирле үзидарә органнарының административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү вәкаләтенә ия булган урындагы затларының аларга бирелгән аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәүләренә тикшерү уздырылды.

Җирле үзидарә органнарына косультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы советнигы Е.Г.Газизова тарафыннан хокукый ярдәм күрсәтелде. Җирле үзидарә органнарының урындагы җаваплы затлары белән гамәли эшчәнлек барышында очраша торган кыен мәсьәләләр буенча фикер алышынды, эш нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан күрсәтмәләр бирелде.

 


14
август, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 14 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең вакантлы урыннарын биләүгә конкурс узды.

Конкурста 4 кеше катнашты.

Конкурс комиссиясе карары белән конкурста җиңүче булып Златина Юлия Михайловна танылды.

Конкурс комиссиясе тарафыннан Хөснетдинов Ильяс Дамир улын һәм Дәминова Гүзәл Рөстәм кызын Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының вазыйфаларның әйдәп баручы төркеменә кадрлар резервы составына кертү турында карар кабул ителде.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак  “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе киңәшчесе М.Х.Вафин, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры,  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе А.Г. Гатауллин катнаштылар. 

 


13
август, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 13 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең төп һәм әйдәп баручы төркемнәренә кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан ителә.

Тулырак “Кадрлар сәясәте” бүлегенең “Вакантлы урыннарны биләүгә конкурс” бүлегендә.

Конкурста катнашуга гаризаларны һәм тиешле документларны конкурс комиссиясе секретарена 2018 елның 3 сентябренә кадәр Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 нчы йорт , 109 нчы бүлмә адресы буенча китереп бирергә кирәк. Тел:.223-07-87.

Конкурс комиссиясе утырышы 2018 елның 19 сентябрендә (якынча) булачак.

 

2018 елның 10 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов Апас муниципаль районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.

Министр урынбасары тарафыннан гражданнарны кабул итү барышында муниципаль вазыйфаларда булучыларның һәм муниципаль хезмәт вазыйфаларында булучыларның пенсия белән тәэмин ителеше, алиментлар түләттерү, фатир саткан чакта балигъ булмаганнарның хокукларын яклау, вакытлы хезмәт килешүе төзү үзенчәлекләре, салым законнарына керергә мөмкин булган үзгәрешләр һәм башкалар буенча мөрәҗәгатьләр каралды. Барлык сораулар буенча да җаваплар бирелде.

Районга чыгу барышында Апас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе А.Н.Гибадуллин һәм районның җирле үзидарәсе органнарының җаваплы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырылды, анда муниципаль норма иҗат итү, административ комиссия һәм балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе эше, бирелгән дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, дәүләт телләре буенча законнарны гамәлгә ашыру, муниципаль хезмәтне үстерү һәм коррупциягә каршы тору буенча муниципаль программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

 


10
август, 2018 ел
җомга

2018 елның 10 августында җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтү һәм аларга тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен үтәүләрен тикшерү максатыннан Татарстан Республикасының Апас районына чыктылар.

Районга эш сәфәре кысаларында административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү хокукына ия булган затларның һәм районның административ комиссиясенең эшчәнлекләре өйрәнелде, шул исәптән салынган штрафларны түләттерү буенча суд приставлары хезмәте белән хезмәттәшлекләре буенча да.

Җирле үзидарә органнарына административ практика буенча тиешле хокукый ярдәм күрсәтелде һәм административ законнар нормаларын куллану тәртибе аңлатылды.

 

2018 елның 9 августында министр урынбасары Н.В.Рагозина җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе һәм Лаеш суд районнарында җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре катнашындагы киңәшмәләр узды.

Киңәшмәләрдә җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В.Назарова, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече К.В.Марточкина катнаштылар.

Эшлекле очрашулар барышында җәмәгать судьялары суд участоклары эшчәнлегендәге кыен һәм актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Аерым алганда, болар почта чыгымнарына акчаларны бюджет акчаларын янга калдырып һәм рациональ куллану, башкару дисциплинасы һәм матди-техник тәэмин ителеш мәсьәләләре.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International