ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы  Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре арасында “Үз профессиясендә иң яхшысы” исеменә конкурс игълан итә.


29
август, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 29 августында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов җирле үзидарә органнарының административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү хокукына ия булган урындагы затларын һәм административ комиссияләрнең җаваплы секретарьларын “Административ җаваплылыкка тарту практикасы” темасы буенча видеокабул итте.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2018 елның 27 августыннан 28енә кадәр Аксубай, Лаеш, Чистай муниципаль районнарының юридик хезмәтләре муниципаль хезмәткәрләре стажировкасы узды.


28
август, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 28 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне планлаштыру һәм оештыру  бүлеге  хезмәткәрләре тарафыннан Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлеше тикшерелде.


24
август, 2018 ел
җомга

2018 елның 24 августында “Мега” сәүдә үзәгендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне уңаеннан гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы оештырылды.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы норматив хокукый актлар һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча ел саен уздырыла торган экспертлар конкурсына заявкалар кабул итә башлау турында белдерә (Конкурс турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 14 декабрендәге 943 номерлы карар белән расланган нигезләмә).

2018 елның 22 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре расланган график нигезендә Менделеевск муниципаль районына эш сәфәре кылдылар.


23
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2018 елның 22 августында Ведомствоара координацияләү комитетының хокукый мәсьәләләр буенча Экспертлар советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов алып барды.


22
август, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 22 августында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин рәислегендә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясе институты үсеше” кече программасын гамәлгә ашыру буенча эшчәнлеге турында” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы коллегия утырышы узды.

Төп доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина чыгыш ясады, ул анда министрлыкның җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру ягыннан тәэмин итү буенча үз эченә оештыру-хокукый, кадрлар, матди-техник, финанс ягыннан тәэмин итү чараларын алган эшчәнлегенең төп юнәлешләрен яктыртты.

Коллегиядә шулай ук Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Р.Ф.Гафаров “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлегендәге кыенлыклар турында” темасы буенча һәм Балтач суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы З.М.Мөхәммәтҗанова “Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясенең уңышлары һәм перспектив бурычлар турында” темасы буенча  татар телендә видеоконференцэлемтә режимында чыгыш ясады.

Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Югары суды рәисе И.И.Гилазов, Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Ф.Г.Хөснетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре,  министрлык коллегиясе әгъзалары, Казан шәһәре район судлары рәисләре, республика җәмәгать судьялары һәм аларның аппаратлары хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы суд органнары вәкилләре, министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Коллегия ахырында министр Р.И.Заһидуллин кайбер хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының ведомство бүләкләрен тапшырды.

Министрлык коллективы бүләкләнгән коллегаларын чын күңелдән тәбрик итә!

2018 елның 22 августында “Татар-информ” МА Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин массакүләм мәгълүмат чаралары белән уздырылган брифингта катнашты. Брифинг “МЕГА” СҮ гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә багышланган иде.

Брифинг барышында хокукый мәсьәләләр буенча консультацияләр алу, гражданнарның мөрәҗәгатьләрендәге төп темалар буенча фикер алыштылар.

Брифингта шулай ук Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы һәм “МЕГА” сәүдә үзәге вәкилләре дә катнашты.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара 2018 елның 24 августында “МЕГА” сәүдә үзәгенең беренче катында (Казан, Җиңү Проспекты, 141 йорт) 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр  узачак.

Чара турындагы өстәмә мәгълүматны 223-02-13

 “кайнар элемтә”  телефоны аша алырга була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International